Гүзәл матрешка балаларда кунакта (0+)

8 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлегендә «Матрёшечка-матрёшка» дигән матур фольклор бәйрәме үтте. Нәниләргә кунакка үзенчәлекле халык уенчыгы – түгәрәк йөзле һәм алсу битле матрешка килде. 

посмотрите как красиво
IMG-20210406-WA0002
наше знакомство с матрешкой
мастерим матрешек
читаем сказку
вместе с петрушкой
поделки

Балалар борынгы балалар уенчыгы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде. Әлеге курчакның бөтен сере шунда: аның эченә тулы бер гаилә сыя.
Бәйрәмдә шигырьләр һәм «Ой ты, барышня матрёшка», «Матрёшечки», «Крошки-матрёшки» җырлары яңгырады. Барысы бергә рус такмаклары, матрешкалар турында санамышлар һәм  үчекләүләрне искә төшерде. 
Бәйрәм азагында барысы да үзләре өчен гаҗәеп уенчыклар ясады һәм матур чәчәкләр белән аның киемен бизәде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: